РФ ФҖ Федерация Советы бер үк затка рәттән ике сроктан артык губернатор вазифасын биләүне тыйган законны хуплады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Законда күздә тотылганча, РФ субъектының югары вазифаи заты биш елга сайлана һәм РФ гражданнары тарафыннан сайланамы, әллә аны РФ субъектының закон чыгару органы депутатлары сайлыймы, әлеге вазифада рәттән ике сроктан артык эшли алмый.
Беренче булып әлеге зат 2012 елның 1 июненнән соң сайланган срок саналачак.