Алабугада республиканың инновацион мәйданчыклары эшчәнлеге хакында сөйләшү булды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген Алабугада ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм “РФ гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольда тоту комиссиясенең уртак утырышы уздырылды. Анда Татарстанның инновацион мәйданчыклары үсеше мәсьәләләрен карадылар.

Утырышка кадәр “Алабуга” административ-эшлекле үзәгендә “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда парламент депутатлары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Алабуга һәм махсус икътисадый зона җитәкчеләре катнашты. Чарада республиканың инновацион мәйданчыклары эшчәнлегенә һәм чишеләсе мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны Алабуга мэры Геннадий Емельянов һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасы ААҖ генераль директоры Тимур Шәвәлиев сәламләде. Төп доклад белән ТР Дәүләт Советының югарыда искә алынган комитет җитәкчесе Рафис Борһанов һәм аның урынбасары Марат Галиев, депутат Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

“Түгәрәк өстәл” нәтиҗәләре буенча инновацион структуралар һәм муниципалитетларга тәкъдимнәр ясалды. Шулай ук анда катнашучылар инновацион мәйданчыкларда индустриаль паркларның инфраструктура үсеше һәм норматив-хокукый эшчәнлек белән тәэмин итү дәрәҗәсе түбән булуын искәртте. Квалификацияле кадрлар җитмәү дә үзен сиздерүенә басым ясады алар.

Комитет утырышында исә берничә федераль законның проктлары каралды. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы сәнәгать оешмалары хезмәткәрләрен торак-коммуналь хезмәтләр белән тэмин итү хакында ТР төзелеш, архитетур һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев мәгълүмат бирде. Ул шулай ук Татарстанда “Җылылык белән тәэмин итү турында”гы федераль законның гамәлгә ашырылуы хакында да сөйләде.

Бу хакта ТР закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International