Рөстәм Миңнеханов, Евгений Примаков вафат булуга бәйле рәвештә, кайгынамә юллады

2015 елның 30 июне, сишәмбе

 Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген, Евгений Максимович Примаков вафат булу сәбәпле, хатыны Ирина Примакованың кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Хөрмәтле Ирина Борисовна!  Ирегез Евгений Макчимович Примаков вафат булу сәбәпле, шәхсән миннән һәм бөтен Татарстан Республикасы халкыннан тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатьчелеге алмаштыра алмаслык тирән югалту кичерде, - диелгән телеграммада. – Безнең дәүләт һәм җәмгыять үсешенә, бүгенге Россия үсешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән күренекле шәхес һәм дәүләт эшлеклесе дөньядан китте.

Евгений Максимович – тәҗрибәле җитәкче һәм бөтен дөньяга танылган дипломат, атаклы галим һәм сәясәтче, сәләтле журналист һәм язучы, ул һәрвакыт ил язмышын кайгыртып яшәде һәм аның тарихында күренекле миссия башкарды. Аның гаять бай тәҗрибәгә һәм тирән белемгә нигезләнгән, туган иленә эчкерсез ярату сугарылган һәм аны көчле һәм чәчәк атучы ил итәргә теләгән саллы сүзенә һәрчак колак салалар, россиялеләргә үсешкә ирешергә һәм актуаль дәүләт мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә иде.

Евгений Максимович Примаков – легендар, лаеклы шәхес, аның яхшылыгы турында хатирәләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Сезнең тирән кайгыгызны, алмаштыра алмаслык тирән югалту хисен уртаклашабыз. Кайгылы авыр көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телибез", диелә телеграммада.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International