Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча "кайнар линия" ачты. Аның телефоннары: (843) 292-56-42, 292-85-14.
Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре гражданнарның сорауларына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк. Бердәм тавыш бирү көне - 2015 елның 13 сентябрендә "кайнар линия" тәүлек буе эшләячәк, дип хәбәр ителгән комиссия сайтында.