Казан мэриясе 173нче мәктәпкә пресс-тур оештырды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

 Быел Казанда 17 мәктәп (19 бина) капиталь төзекләндерелә. Шул уңайдан, эш барышын күрсәтү йөзеннән, Казан мэриясе журналистлар өчен башкаланың Идел буе районында Салмачи бистәсендә урнашкан 173нче мәктәбенә махсус тур оештырды. 260 укучы белем ала торган әлеге уку йортын капиталь төзекләндерүгә 16 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре вакытында башкарыла. Хәзергә эшләрнең инде 70 проценты төгәлләнгән.

Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, капремонт буенча эшләрне 15 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла. “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы кысаларында бинага керү урынын җиһазландыру, пандуслар урнаштыру, киңрәк ишекләр кую, шулай ук санузелны тиешенчә җайлау каралган.

173нче мәктәп директоры Рөстәм Гыйбадуллин сүзләренчә, 1975 елда төзелгән әлеге урта белем бирү йорты моңа кадәр беркайчан да капиталь ремонт күрмәгән, бары тик агымдагы рәткә китерү эшләре тормышка ашырылган. “Мәктәбебездә Питрәч районыннан килеп укучылар да бар. Гомумән алганда, биредә белем алучылар саны елдан-ел арта. Быел бәлки икенче смена да ачасы булыр әле”, – диде ул. Капиталь төзекләндерү турында сүз йөрткәндә, ул программа кысаларында идәнне алыштыру каралмавына игътибар юнәлтте. Шулай да, аларны бүгенге хәлендә калдырмаска тырышачакбыз, дип билгеләп узды Рөстәм Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International