ТР Мәгариф һәм фән министры II төбәкара “Болгар - Туган тел” форумында катнашучылар белән очраша

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Иртәгә ТР Премьер министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Болгар” музей-тыюлыгында уздырыла торган II төбәкара “Болгар - Туган тел” форумында катнашучылар белән очраша.

Бу хакта әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик: форум эшен кичә, 23 июнь көнне башлады. Анда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең дистәдән артык төбәгеннән 14-17 яшьлек 600ләп яшүсмер катнаша. Форум 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

“Болгар - Туган тел” форумы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” фонды белән берлектә оештырыла. Лагерьның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International