Балык Бистәсе агротехникумы фәкать түләүле укытуга күчә

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Балык Бистәсе районындагы һөнәри белем бирү уку йорты оешуына быел 60 ел тула.
Тик менә икътисадый кризисны сәбәп итеп, әлеге агротехник техникумда быел бюджет төркемендә укырга студентлар кабул ителмәячәк. Әйтүләренә караганда, элек бушлай укыган тракторчы-машинист һәм пешекче белгечлекләренә түләүле (комерцияле) бүлекләргә укучылар кабул итәчәкләр, дип яза районның “Авыл офыклары” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International