Россиянең кайбер вузлары рәсми сайтларында БДИның минималь балларын киметеп күрсәтә

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Кайбер югары уку йортлары һәм филиаллар рәсми сайтларында абитуриентлар өчен аерым фәннәр буенча БДИның минималь баллын киметеп күрсәтә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан вузларның сайтларын мониторинглау нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Ведомство алдан хәбәр иткәнчә, югары уку йортына керү өчен балларның түбәндәге минималь саны кирәк: рус теленнән – 36, математикадан – 27, физикадан – 36, химиядән – 36, информатикадан – 40, биологиядән – 36, тарихтан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, рус әдәбиятыннан – 32, чит ил телләреннән – 22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International