Кайбыч районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелә торган дару үләннәре җыю бәйгесе, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга өйрәтү, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк.
"Безнең мәктәп укучылары яздан ук нарат һәм каен бөреләрен җыеп, киптереп тапшырдылар инде, хәзер алар үләннәр җыю белән мәшгуль. Дару үсемлекләренең исемлеге алдан бирелде, аларны җыю күләме күрсәтелде, шулай ук дару үләннәрен җыю тәртибе аңлатылды", – дигән районның Кошман мәктәбе укытучысы Гөлшаһидә Сабирова “Кайбыч таңнары” басмасына.