Дәүләтебездә балалар учреждениеләрендә туклануга зур игътибар бирелә. Яшел Үзәндә, балаларны тукландыруны тиешенчә оештыра алмаганы өчен, дүрт бакча мөдире эшеннән алынды.
Балалар бакчасындагы менюны өлкәннәр бакчага кергәч үк күрә. Ә менә әзерләнгән ризыкларның сыйфаты турында балалардан сорарга инде, дип яза “Яшел Үзән” басмасы.