13 нче июньнән 17 нче августка кадәр Татарстанның 8 муниципаль районында хәрби-патриотик сменалар үткәрелә, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
Сменалар барышында балалар парашют, автомобиль спорты, хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләре белән шөгыльләнә.
Профильле сменалар уздыру барышында лагерьларда 12-16 яшьтәге 3 меңнән артык бала катнашачак. Сменаларны оештыручылар: “Патриот” республика үзәге, “Лето” республика үзәге һәм РОСТО оешмасы.