“Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме җитә

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бу атна шимбә көнне, 27 июньдә, Нурлатта “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.

Бу көнне мәйданда традицион остакуллар күргәзмәләре эшләячәк, ир-егетләр билбау көрәшендә “Чуваш баһадиры”, кызлар исә гүзәллектә “Чуваш чибәре” исеме өчен көрәшәчәк. Республика һәм Россиянең фольклор коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк. Бәйрәм иртәнге 9да аэропорт мәйданында башлана, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International