Омск өлкәсендә Себер ханлыгына һәм халкына багышланган музей ачылачак

2015 елның 30 июне, сишәмбе

 Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә Себер татар ханлыгына багышланган музей ачылачак. Урта гасырларда Омск өлкәсе территорияләре Себер ханлыгына кергән. Ул исә, үз чиратында, Алтын Урданың бер олысы саналган һәм, Алтын Урда таркалганнан соң, мөстәкыйль ханлык буларак формалашкан. Ул чорда яшәгән Европа халкы әлеге җирләрне Бөек Тартария дип атаган.

Ачылачак музейда себер татарларының көнкүреше, тарихы хакында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Анда Себер татарларыннан калган экспонатлар да урын алачак, диелә top55.info сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International