27 июнь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты сәхнәсендә балаларның “Мәдәниятләр кушылуы” V халыкара фестиваль-конкурсы булы. Ул “Талантлар салюты” проекты кысаларында уздырыла.
Фестивальдә Россиянең 13 шәһәреннән һәм Мисырдан 200 дән артык яшь талант катнашуы көтелә. Алар төрле номинацияләрдә иҗади көч сынашачак, танылган иҗат әһелләреннән торган жюри исә аларга бәя бирәчәк. Фестивальнең иң яхшы номерларын гала-концертта да күрергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.