26 июньдә Татарстан башкаласындагы “Казан Арена” стадионында 5 мең кешегә исәпләнгән III республикакүләм ифтар үткәреләчәк.
Бу турында, шулай ук ният һәм ифтар догалары, фидия һәм фитыр сәдакалары күләме, тагын рамазан аенда мөселманнар өчен яраган һәм тыелган гамәлләр, уразаны бозарлык сәбәпләр турында ТРМДН белгечләре фикерләренә таянып, “Татар-информ” агентлыгы алдан мәгълүматлар бирсә дә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шуңа бәйле өстәмә белешмә алынды. Анда түбәндәгеләр бәян ителә.
Төбәгебездә иң зурларыннан булган республика ифтарына чакырылганнар арасында Татарстанның югары даирәсе, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар да кешеләрне берләштерә торган күркәм мәҗелестә катнашыр дип көтелә.
Ураза тотучы дин кардәшләребезне авыз ачтыруда һәркем катнаша, ярдәм итә ала. Бу уңайдан республика ифтары кысаларында “Изге гамәлләр яхшылыкка илтә!” дип аталган акция уздырыла. Акциядә катнашыр өчен 7715 номерыны “ИФТАР пробел 250” смс-хәбәрен җибәрергә кирәк була.
ТРМДН искәрткәнчә, мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Рамазан айларын бер-беребезгә ярдәм итешеп, миһербанлы булып, сәдакалар биреп уздырыйк! Изге гамәлләр яхшылыкка илтә!
Мөселманнар рамазан уразасына 18 июньдә керде, 17 июль – ураза гаетенең беренче көне. Бүген уразаның 7 нче көне.