Татарстанда күпьеллык үләннәр 339,5 мең гектар мәйданда чабылган, бу ниятләннең 75 процентын тәшкил итә. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бүгенгә 240 мең тонна печән, 764 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Терлек азыгы әзерләүдә Кайбыч, Апас, Әтнә, Буа, Зәй, Сарман районнары алда бара.