Татарстанда 444,8 мең га күпьеллык үлән чабылган

2015 елның 30 июне, сишәмбе
 Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 444,8 мең га күпьеллык үлән чабылган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 98 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Шулай итеп, 420 мең тонна печән һәм 1,3 млн тонна сенаж әзерләнгән.
Июльдә ТР аграрийлары 330 мең гектар мәйданны биләүче бер еллык үләннәрне һәм катнаш азыкны чабарга керешә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International