Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Гаилә җылысын берни алыштырмый
2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Танылган рус язучысы Николай Гоголь үз вакытында: “Кеше өчен гаиләдән дә якынрак җир юк”, - дип язып калдырган. Бөек классигыбыз, әлбәттә, хаклы булган.
Сәлимҗан абый һәм Саимә апа Мирзаҗановлар да тормышта иң мөһиме гаилә булуын мең кат раслый.
Алар 1955 елның март аенда өйләнешә. Ул вакыттан соң алтмыш ел үткән икән бит инде! Быел яз аенда алар үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үткән. Һәр кеше гаилә корганда бәхетле, тигез гомер итсәк иде, дип хыяллана. Мирзаҗановларның әлеге хыяллары тормышка аша.
- Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә? – дип сорадым мин алардан.
- Бер-береңне хөрмәт итүдә, - дип җавап бирделәр алар беравыздан, озак та уйлап тормастан. – Бер-береңне аңлап, санлап яшәргә кирәк, юк бар өчен дә үпкәләшергә ярамый. Кирәк чакта түзем, сабыр булу да сорала. Гаилә – бик зур хезмәт ул.
Әлбәттә, алар белән килешмичә булмый. Мирзаҗановлар да бүгенге имин картлык көннәренә зур тырышлык, хезмәт белән килеп җитәләр. 1962 елда яшь гаилә Салкын Чишмәдән Апакай авылына күчә (хәзерге Ленино-Кокушкино). Өй сала башлыйлар, шул елны уллары Рәис туа.
- Ул елларда төзелеш материаллары юк диярлек, нәрсәдер сатып алу бик кыенга төшә иде, - дип сөйли Сәлимҗан абый, - гел нәрсәдер уйларга, эзләп табарга туры килде. Бик авыр еллар иде ул. Хәзер генә бөтен нәрсә бар. Ә ул вакытта нәрсә таптык, шуның белән төзедек. Ул вакытта Апакайда салам түбәле йортлар да күп иде әле. Авыл караңгы, бөтен җирдә җимерек коймалар. Хәзер инде авыл танып булмастай булып үзгәрде, сөенеп туймассың. Тормыш та бик күпкә яхшырды.
Сәлимҗан абыйга да, Саимә апага да сугыш башланганда унар яшь була. Икесе дә күп балалы гаиләләрдә үсә, шуңа күрә кечкенәдән ипи кадерен беләләр.
- Бөтен эшне эшләп үстек без, “булдыра алмыйм”, “теләмим” дигән сүзләр безнең өчен юк иде. Әле мәктәпкә кермәгән идем, атлар көттем мин. Үзем кечкенә, ат өстенә дә менә алмыйм, тик өлкәннәр кушкач, эшләргә кирәклеген беләм, - дип сөйли Сәлимҗан абый.
Соңыннан, еллар узгач, үз балаларын Рәис, Рәсим, Фәнис, Әнисә, Гөлназны: кеше тормышында иң мөһим – хезмәт, дип өйрәтеп үстерә ул.
Мирзаҗановлар гаиләсендә дә балалар ул вакыттагы бик күп гаиләләрдәге кебек үк 5 нче сыйныфтан барлык йорт тирәсендәге эшләрне эшли башлыйлар. Яшелчәләргә су сибү, бакча казу, печән әзерләү, йорт эшләре, терлек карау – болар барысы да балалар өстендә була. Ә йорт хуҗасы үзе җәй көннәрендә умарталыктан кайтып керми, ә кыш көне фермада эшли. Ә Саимә апа бозаулар карый.
Гаиләнең терәге хатын–кыз, дип юкка гына әйтмиләр. Сәлимҗан абый да зур горурлык белән:
- Хатынымнан уңдым мин, ди. – Өйләнгәндә үк миңа, бик яхшы нәселдән кыз аласың, дигәннәр иде. Шуңа балаларыбыз да бик әйбәт булып үсте. “Алма агачыннан ерак төшми”, дип юкка гына әйтмиләр шул, - ди.
“Алмалар” чыннан да ерак тәгәрәмәгән. Мирзаҗановларның биш баласы да җәмгыятьтә үз урыннарын булдырган, тормышта үз-үзләрен тапкан, хөрмәткә лаек кешеләр. Барысының да үз тормышлары, балалары бар. Бүгенге көндә Мирзаҗановларның зур гаиләсендә 21 кеше исәпләнә. Балаларыннан тыш 9 оныклары биш оныкчыклары бар. Мирзаҗановларның тагын бер горурлыклары - оныклары Зилә Гибатова. Аның чыгышыннан башка районда бер генә бәйрәм чарасы да узмый. Күп кенә республика, район бәйгеләре җиңүчесе ул. Ә әтиләренең эшен төп йортта яшәүче уллары Фәнис дәвам иткән. Әлбәттә, ул еллар эчендә йорт та үзгәргән, матурайган, яңарган. Тик нигез һаман шул һәм йорт эчендәге яшәү рәвеше үзгәрмәгән. Кемдер эштә, кемдер укуда, ә кемдер йорт эшләрен башкара.
- Элек кечкенә генә өйләрдә дә зур гаилә булып яшәгәннәр. Хәзер яшьләр аерым яшәүне кулай күрә, - ди Саимә апа. - Әлбәттә, вакыт үтү белән тормыш та үзгәрә. Мин үзем 40 ел кайнана белән яшәдем. Ул миңа балаларымны үстерешергә ярдәм итте. Үзем эштә идем, аңа үземә ышангандай ышандым. Әлбәттә, тормышта иң мөһиме түземлек. Уйламыйча бер сүз әйткәнче дәшми калуың мең алтын. Мин балаларымны да шулай өйрәтәм. Бүгенге көндә Ходайдан, балаларым без күргәннәрне күрмәсен иде, дип телим. Без бик авыр чорда үстек. Ә бүген оныкларыма карап: “Аллага шөкер”, дип сөенеп яшим.
Врезка
60 ел бергә яшәүне халык бриллиант туй буларак бәйрәм итә. Бриллиант иң кыйммәт һәм асыл таш. Саимә һәм Сәлимҗан Мирзаҗановлар да быел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үткән. Шушы көннәрдә Мирзаҗановлар гаиләсенә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Орден тапшырдылар. Күпләргә үрнәк булырлык гаиләгә исәнлек-саулык, имин тормыш телибез!
http://www.pestrecy-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз