Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Шәхси хуҗалыкларга печән кайта башлады
2015 елның 10 июле, җомга
- План буенча без 10 мең тонна сенаж әзерләргә тиешбез. Бүгенге көндә инде 7122 тонна күпьеллык үлән әзерләдек. Печән планы 2500 тонна. Аның да инде 2213 тоннасы җыелган, - ди Айрат Миңнуллин. Якын арада тагын 369 гектарда берьеллык үләнне сенажга җыеп алачакбыз. Уңыш бик яхшы, сыйфаты да әйбәт. Быел кыш терлекләребез тук булачак дип ышанып әйтә алабыз.
- Быел һава торышы уңышның сыйфаты өчен дә яхшы булды, җыеп алырга да комачауламый, - ди “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы механизаторы Павел Семенов. Ул Норма болынында эшли торган өч МТЗ-1221нең берсендә эшли. – КамАЗ белән ташыйлар. Көненә 100 дән 180 тоннага кадәр төяп җибәрәбез. Биредә тагын ике-өч көнлек эш калды инде.
Хуҗалыкта эшләүчеләр бүгенге көндә үз шәхси хуҗалыкларында да терлек азыгы әзерли. Традиция буенча аларның һәрберсе хезмәт хакы исәбенә ике рулон печән ала ала (рулонын 500 сумнан). Күпләр әлеге мөмкинлектән бик теләп куллана.
- Шәхси хуҗалыкларга печәнне узган шимбәдә бирә башладылар, - ди Айрат. - Теләгән кеше гариза язып өстәмә рулоннар да ала ала.
- Мин әлеге печәнне ел саен алам. Үзем әзерләгәнне дә кушкач, кыш буе терлек асрарга җитә, - ди хуҗалыкның машина йөртүчесе Александр Кулаев.
Башка хуҗалыклар да халыкка печән бирә башлады. Гомумән алганда, азык әзерләү эше районда бик яхшы бара.
- Беренче катны чабып бетердек, инде икенчесен көтәбез, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Фәйзуллин. – Бүгенге көндә печән җыю буенча планны тутырдык, ике мең тоннадан артык әзерләдек. Бер сыер башына 3 тонна печән кирәк, ә безнең запас хәзер бер башка 2,2 тонна туры килә. 20 мең тоннадан артык сенаж, 90 тонна печән оны һәм 80 тонна яфрак азык әзерләдек. Бу бик яхшы күрсәткечләр, сыйфаты да яхшы. Бөртеклеләрнең дә уңышы яхшы булыр, дип өметләнеп торабыз. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китим, шушы көннәрдә бөтен район буенча урып җыю эшләренә техника әзерлеген тикшерү үтәчәк.
Врезка: Районда 11,5 мең тонна печән, 22 мең тонна сенаж, 90 тонна печән оны һәм 81 тонна яфрак азык әзерләнгән.
http://www.pestrecy-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз