Питрәчлеләр һәм район кунаклары явып торган яңгыр астында бәйрәм итте

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Әлеге бәйрәмгә бер тапкыр килгән кеше, икенче елның Питравын да ашкынып көтеп ала. Питрәч районы Янсуар авылында да быел инде 9 нчы тапкыр уздырылучы бәйрәмгә яңгыр явып торуга карамастан, мәйдан тутырып халык килгән иде.
Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Кәвәл, Янсуар авылы командалары керәшен мәдәнияте буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте. Кул эшләренең матурлыгыннан күзләр чагылды, җырчылар җырлады, теләгәннәр төрле уеннарда катнашты.
Төп приз -тәкә һәм мотокультиваторга Питрәчтән Фәрхат Фәйзуллин лаек булды.
Ә инде “Питрау чибәре” исеменә Керәшен Сәрдәсеннән килгән чәчәк кебек матур кыз – Анастасия Дементьева  лаек булды.
Керәшен халкының милли бизәкләре белән чираттагы Питрау да тарихта калды. Әлеге бәйрәм – Питрәчтә гомер итүче күпсанлы милләт вәкилләренең үзара дус-тату яшәвен дәлилләп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International