“Агросила” агросәнәгать холдингы Россиядә гаять зур булган кошчылык кластеры булдыра.
Кластерның гомуми җитештерүчәнлеге елына 220 мең тонна кош ите һәм 128 млн данә инкубацион йомырка тәшкил итәсе. Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта “Челны-Бройлер”ның еллык җитештерүчәнлеге - кош ите тере авырлыкта 100 мең тонна яки 86 мең тонна әзер продукция һәм 67 млн данәгә кадәр инкубацион йомырка. Шул рәвешле, “Агросила” предприятиесенең җитештерү куәте күпкә артык буласы. Шушы шәп уникаль нәсел продукты булдыру исә Россиядә кош ите җитештерүчеләрнең чит илләрдән инкубацион йомырка сатып алу ихтыяҗларын каплаячак дип күзаллана.
Кошчылык кластеры булдыру – Татарстанда иң зур инвестицион проектларның берсе. Инвестицион проектларның гомуми күләме 14 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 3 млрд сумы – “Агросила”ның үзенеке. Проект исә 5 елда үзен аклар, чыгымнар кайтарылыр дип фаразлана.
Агросәнәгать холдингы мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре турында аның Директорлар советы рәисе Светлана Барсукова журналистлар белән очрашуда бәян итте. “Татар-информ” МА вәкиле дә анда булып, шул хакта язды. Тулырак бу хакта:http://old.tatar-inform.ru/news/2015/07/15/462983/