ТР Питрәч районында машина белән сыер саву осталары арасында конкурс уза

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

21-22 июльдә "Ак Барс Питрәч" агрофирмасы ААҖ базасында машина белән сыер саву осталары арасында республика конкурсы уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгегә республиканың муниципаль районнарында алдынгы урыннарны яулаучылар чакырыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары һәм терлекчелек бүлекләре башлыклары өчен сөт җитештерүне арттыру кебек юнәлешләр буенча аерым бәйге оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International