Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
“Бәләкәч” сабыйларны көтә
2015 елның 21 июле, сишәмбе
Балалар бакчасының исеме символик мәгънәгә ия, чөнки ул инде берничә ел Татарстан Республикасында тормышка ашырылып килүче “Бәләкәч” программасы белән аваздаш. Ул республикада мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратны киметү буенча тормышка ашырылып килүче 30 программаның берсе. Әлеге программа старт алганнан бирле безнең районда инде берничә мәктәпкәчә учреждение икенче сулыш алды. Иң беренче эш итеп, Питрәч икенче мәктәбенең дүрт катлы уку корпусына реконструкция ясадылар. Аның нәтиҗәсендә, “Каенкай” балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Узган ел Шәле авылында “Тургай” балалар бакчасы ачылу чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Аның ачылышына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килде. Әлеге балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан барлыгы 76 миллионнан артык акча тотылды.
Быел Ленино-Кокушкино балалар бакчасында җитди капиталь реконструкция алып барыла. Мәктәпкәчә балалар учреждениесендә электр, суүткәргечләрне, канализацияне яңарталар. Бүлмәләрне һәм уен залларын заманча, матур төскә кертәләр. Ә менә Пановка авылында балалар бакчасы мәктәп бинасына күченде, анда да бик яхшы капиталь ремонт ясалды. Хәзер сабыйлар матур, уңайлы бүлмәләрдә яшәячәк. Әти-әниләр дә ремонтны бик яхшы бәяләделәр.
Кайбер мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт үткәрелмәсә дә, сизелерлек реконструкция ясалды. “Айгөл” балалар бакчасында түбә алыштырдылар, “Кыңгыраучык” балалар бакчасының территориясен хәзер танып та булмый, ә үзләре откан 1 миллион сум грантка яңа уен җиһазлары алдылар.
Инде менә шушы көннәрдә Питрәч өчен тагын зур бүләк - “Бәләкәч” балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Ул берничә айда барлыкка килде дисәң дә була. Төзелеш питрәчлеләрнең күз алдында барды. “Бәләкәч” үз канатлары астына 120 баланы сыйдырачак. Ул барлык заманча таләпләрне дә истә тотып төзелгән. Тышкы яктан да бик матур булып, әллә каян балкып күренеп тора.
Сүз дә юк, архитекторлар да, төзүчеләр дә бик тырышкан. Балалар бакчасы яңа микрорайонның бизәге булып тора. Биредә яшәүчеләргә хәзер балаларын еракка йөртергә туры килмәячәк. Сабыйлар да яңа матур бакчага бик теләп йөрер.
Соңгы биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты хисабына, шул исәптән капиталь ремонттан соң, 200 мәктәпкәчә учреждение ачылган, аларның 118е яңа төзелгән.
http://www.pestrecy-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз