ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында экологик чиста продукция җитештерү буенча фикер алыштылар

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында экологик чиста продукция җитештерү буенча фикер алыштылар. Бу максатлар өчен экологик чиста куркынычсыз азык-төлек җитештерү мөмкинлегенә ия авыл хуҗалыгы предприятиеләрен сайлап алачаклар, дип белдерә министрлык матбугат хезмәте.

Киңәшмә тармак министрлыгы каршындагы экологик чиста продукция җитештерү буенча Иҗтимагый совет катнашында узды. Чарага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, кызыксынучы оешмалар вәкилләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International