Бөтенроссия VIII чиркәү чаңы кагу фестивале була

2015 елның 31 июле, җомга

31 июль - 2 август көннәрендә Алабуга музей-тыюлыгында уздырылачак Спас ярминкәсе кысаларында Бөтенроссия VIII чиркәү чаңы кагу фестивале уздырыла. Анда Россиянең иң оста чаң кагучылары катнашуы көтелә.

Ел саен үткәрелә торган чиркәү чаңы кагу фестивале христианнарның борынгы традицияләрен дәвам итәргә булыша, катнашучылар өчен үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелә. Фестивальгә бу өлкәдә осталар, храмнарда хезмәт куючылар, чаң кагу сәнгате буенча белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар килә. Мәдәни чарада фольклор төркемнәре, вокаль ансамбльләр, дини-патриотик җырлар авторлары һәм башкаручылар һ.б. да катнашуы көтелә.

Узган елгы фестивальдә Россиянең һәм Татарстанның 27 шәһәреннән 65 чиркәү чаңын кагучы һәм 24 иҗат коллективы катнашкан булган.

Бу хакта Алабуга музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International