“Хәйдәр Бигичев ядкәре” проекты тәкъдим ителә

2015 елның 31 июле, җомга

17 сентябрь көнне сәгать 18.30 да Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим итә. Әдәби-музыкаль кичә татар халкының мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлана.

Программада Х.Бигичев репертуарыннан романслар, арияләр, җырлар, халык көйләре, шулай ук татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләре урын алачак. Аларны Илһам Вәлиев, Фадис Ганиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хисмәтуллина, Рифат Шәрәфетдинов, Гүзәл Җиһаншина, Рөстәм Насыйбуллин һ.б. җырчылар башкарачак. Шулай ук Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев кебек музыкантларның катнашуы көтелә.

Кичәнең махсус кунаклары – Х. Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхабиева һәм сеңелесе Халидә Бигичева.

Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов, диелә Р. Ваһапов фестивале матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International