Татарстан Республикасы Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлек хезмәткәре, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Казанның Әмәт бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев Мамадыш районына экспедициягә килделәр. Алар авыл кешеләрендә сакланган сирәк китапларны тикшерәләр, диелә ТРМДН хәбәрендә.
Мамадышта беренче тапкыр килүләре, моңа кадәр Марий Эл Республикасында, Ульяновск, Самара, Арча, Әтнә төбәкләрендә булдылар.