Узган тәүлектә Татарстанда 3458,5 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 115,7 тоннага күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта агымдагы ай башына савым күләме 7,2 тоннага кимегән. Алдагы көнгә караганда сөт 2,9 тоннага азрак савылган. Һәр сыердан бер тәүлеккә 14,8 кг сөт алынган.
Бу тармакның алдынгылары булып Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш районнары санала, анда узган тәүлектә 129дан алып 180 тоннага кадәр сөт савылган.
Ә Спас, Менделеевск, Әлмәт, Чирмешән районнарында әлеге күрсәткеч нибары 17 тоннадан алып 49,4 тоннаны тәшкил иткән.