Биредә район педагоглары яңа уку елына бурычлар билгеләде, планнары белән уртаклашты. Район мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов “Питрәч муниципаль районы мәгариф үсеше стратегиясе буларак, шартлар сыйфатыннан – белем бирү сыйфатына” темасына доклад белән чыгыш ясады.
РАЙОН АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ гражданнар җыеннары дәвам итә. Әлеге чараларда Питрәч халкы бик актив катнаша. Халыкны бигрәк тә торак-коммуналь пландагы, су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.