ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын укый башлады

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта ул аны укый башлады.

Чара V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бара.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре, рәсми затлар һ.б. катнаша.

ТР Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International