Рөстәм Миңнеханов: "Сайлаулар нәтиҗәләрен республикадагы тулаем хакимият системасына бәя буларак карыйм"

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Сайлау алды кампаниясе барышындагы яңгыраган тәкъдимнәргә һәм искәрмәләргә системалы анализ ясарга һәм аларны чынга ашыру буенча чаралар уйларга кирәк. Бу хакта бүгенТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә белдерде.

"Сайлаулар нәтиҗәләрен республикадагы тулаем хакимият системасына бәя һәм башланган үзгәртеп коруларны дәвам итүгә теләк буларак карыйм", - дип белдерде ул һәм барлык татарстанлыларга ышаныч баглавы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искәртеп үтәбез: ТР Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International