ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юлламасы белән мөрәҗәгатендә, киләсе елларда Татарстанда җирдән файдалану тәртибе генә урнаштырылып калмый, ә яр буйларында уңайлы яңа зоналар да булдырылачак, дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, быел Парк һәм скверлар елы кысаларында зур эш башкарылды, дип искәртте. 140 объектның 82 се тапшырылды, һәм алар татарстанлыларның яраткан ял итү урыннарына әйләнделәр. Шул ук вакытта ял итү зоналарын төзекләндерүгә бизнес бергәлекләр дә зур өлеш кертте.
"Без парклар һәм скверларны төзекләндерү белән генә чикләнмәячәкбез. Һәр объектның үз хуҗасы булу мөһим, чөнки аны карап торырга кирәк. Биредә тормыш гөрләргә тиеш. Без уңайлы җәмәгатьчелек киңлеген үстерү эшләрен дәвам итәчәкбез һәм киләсе елларда су объектларын төзеләндерүгә керешәбез, - диде Миңнеханов. Татарстанда яшәүчеләрнең су ресурсларыннан актив файдалана алуы мөһим, дип ассызыклады ул.
Киләчәктә шәһәр урман парклары, кышкы ял объектларын төзекләндерү, җәяүлеләр һәм велосипедчылар инфрастрруктурасын булдыру кебек темаларны да кузгату планлаштырыла.