ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Премьер-министры урынбасарлары вазифаларына кандидатуралар кертелде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатлары каралышына ТР Премьер-министры урынбасарлары вазифаларына кандидатураларны тәкъдим итте. Хәзерге вакытта аларны шул вазифаларга куюны килештерү турындагы мәсьәлә парламентның комиссия утырышларында карала.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Алексей Валерьевич Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына Роман Александрович Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасына Васыйл Габтелгаяз улы Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифасына Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе вазифасына Шамил Хәмит улы Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле итеп Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры постына Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына Равил Хаммат улы Зарипов кандидатуралары тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International