Без Илдар Халиковны тәҗрибәле сәясәтче, үз республикасының патриоты буларак беләбез – Рөстәм Миңнеханов

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР парламенты йортында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышында Илдар Халиков Татарстан Президенты тәкъдиме буенча ТР Премьер-министры вазифасына расланды. Илдар Шәфкать улы Халиковны республика Хөкүмәте башлыгы вазифасына тәкъдим итү мәсьәләсе бүген, сессия башланганчы, Дәүләт Советының барлык комиссияләрендә каралып, аның кандидатурасы бертавыштан диярлек хупланган. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итеп: “Без Илдар Халиковны тәҗрибәле сәясәтче, үз республикасының патриоты буларак беләбез. Бүген Хөкүмәт – нәтиҗәле административ команда. Республикада дәүләт хакимиятенң барлык буыннары, сәнәгать предприятиеләре белән конструктив үзара хезмәттәшлек урнаштырылган, федераль хакимият органнары, халык белән ачык диалог алып барыла”, - дип билгеләмә бирде. Президент Татарстан алдында җитди амбициоз максатлар булуын ассызыклады – алар Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә теркәлгән. “Министрлар Кабинетының яңа составына 2030 стратегиясен гаәмлгә ашыру буенча чаралар планын эшләү кирәк булачак”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов.

Илдар Халиков сүз алып, депутатларга үзенә карата күрсәтелгән зур ышаныч өчен рәхмәтен ирештерде. “Бу зур җаваплылык. Ярты еллап элек әлеге мөнбәрдән Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап тоткан идем. Республиканың социаль-икътисади сәясәте халыкның тормыш сыйфатын арттыруга йөз тота, моның нәтиҗәсенңдә, Татарстан бай икътисади куәте-мөмкинлекләре һәм кеше капиталы белән илнең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора”, - диде ул.

Илдар Халиков Татарстанның бүгенге көндә яңа каршылыкларга дучар булуын һәм моның икътисадта чагылыш табуын ассызыклап үтте. Аның әйтүенчә, республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ирешү мөһим бурыч санала. “Мине сайлап куйган очракта, куелган бурычларны хәл итү өчен бөтен көчемне биреп, белемемне, тәҗрибәмне кулланырга әзер”, - дип вәгъдә итте Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Хөкүмәте республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, производстволарны киңәйтү, төзелешне, транспорт инфраструктурасын, белем бирү кластерларын арттыру, мәдәни мирасны баету, гражданнарны социаль яклау буенча эшчәнлекне дәвам иттерәчәк.

КПРФ партиясе лидеры Хафиз Миргалимов та соңгы елларда республиканың эзлекле үсешендә Хөкүмәтнең казанышлары зур булуын таныды.

Илдар Халиков өчен 83 кеше тавыш бирде, 3 депутат тавыш бирүдән тыелып калды, Илдар Халиковка каршы тавыш бирүче булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International