Хәзер команданы алмаштыру кыйммәтле тәҗрибәне югалту дигән сүз - Фәрит Мөхәммәтшин

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Указлары нигезендә билгеләнгән министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен игълан итте. Шул рәвешле, Хөкүмәтнең яңа составының үзгәрешсез диярлек калуы ачыкланды: бер генә яңа түрә өстәлде.

Минималь үзгәрешләрне шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Хәзер команданы алмаштыру җитди чараларга әзерләнү һәм аларны уздыру барышында тупланган кыйммәтле тәҗрибәне югалту дигән сүз. Соңгы елларда республикада икътисади үсеш тәэмин ителде, җитәкчелек составының бәяләп бетергесез тәҗрибәсен, әлбәттә, сакларга кирәк”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, тотрыклы, нәтиҗәле эш барган очракта, җитәкчелекне алмаштыру максаты куелмый. “Әгәр син тәҗрибә туплап, үзеңне күрсәтә алгансың икән, димәк, алга таба да эшләячәксең”, - дип саный ул. ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, үз тармагында нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләр белән катлаулы икътисади чорны да уңышлы гына узып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International