Казанда авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика буенча халыкара фәнни форум була

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

19-21 октябрь көннәрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ “Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетиканың үсеш перспективалары һәм проблемалары” дигән темага VIII Халыкара фәнни-техник конференция уздыра. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә югары уку йортлары мөгаллимнәре, фәнни хезмәткәрләр, предприятиеләр белгечләре катнашуы көтелә. Анда аэрокосмик технологияләр, энергомашина төзелеше, җиһазлар төзелеше, мәгълүмати, радиоэлектрон, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, шулай ук сакчыл җитештерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Фәнни чара 7 секциядән гыйбарәт булачак. Аерым алганда, катнашучыларның аэромеханика, проектлау һәм авиация корылмаларының ныклыгы; перспектив материаллар һәм структура барлыкка китерә торган технологияләр; авионика, электр җиһазлары һәм идарә системалары; җылылык техникасы, җылылык двигательләре һәм энергетик җайланмалар; радиоэлектрон, мәгълүмати-коммуникацион, җиһазлар системалары һәм комплекслары; фән катнашы зур булган машина төзелеше җитештерүен оештыру һәм сакчыл җитештерү секцияләрендә чыгыш ясавы күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International