Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Алтын көз” призына туризм буенча ярышлар узды. Ярышны Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге оештырды.
“Зәй офыклары” газетасы шул хакта хәбәр иткәнчә, анда шәһәр мәктәпләрендә укучылар көч сынашты. Ярышлар палатка сүтеп-җыю, рюкзакка әйбер җыю, параллель баулардан упкын аша үтү һ.б. биремнәр торды.
Әлеге ярышта 1нче мәктәпкә тиңнәр булмады.