Бәйрәм кичәсенә приютта әшләп киткән өлкән буын кешеләре килгән иде. Кунакларга балалар күңелле җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур биюләр биеделәр. Бәйрәм кичәсен приют тәрбиячесе Апакимова Рәзинә Хурматулловна үткәрде.
Кичәнең ахырында кунакларга чәй табыны әзерләнде. Котлау сүзләрен приютыбызның директоры Халилова Резеда Васыловна ирештерде. Киләсе елларга да шулай исән-сау булып килүләрен көтеп калуыбызны да җиткерде.