Монда төрле яшьтәге балалар дини белем алырга килде. Балаларның кечкенәдән мәчеткә йөреп, өлкән мөселманнар белән аралашып, “Ислам” турында белүе бик мөһим.
Яшь мөселманнар өчен тәм-том, камыр ризыклары белән чәй табыны гына әзерләнеп калмады, алар өчен төрледән-төрле бәйгеләр, викториналар да оештырылды. Анда җиңүчеләргә күмәк намаздан соң призлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чара “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Россия ислам институты студентлары белән берлектә оештырылды.