Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары әби-бабайларын хөрмәтләде

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Бәйрәмгә  3В сыйныфында укучы балаларның әби-бабайлары чакырылды. Алар әлеге чарага бик теләп килделәр. Чара сыйныф җитәкчесе Зоя  Миннебаеваның котлау-чыгышыннан башланып китте. Ул өлкәннәргә үзенең матур, саф теләкләрен юллап, кайнар котлады.

Кызлар һәм малайлар кунакларга багышлап, матур эчтәлектәге шигырьләр сөйләде, биеп-җырлап, олыларның кәефләрен күтәреп, күңел ачты. Соңыннан әби-бабайлар һәм балалар  өчен чәй табыны әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International