Районыбызда Боз сарае булганда, нишләп спорт белән шөгыльләнмәскә ди

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Алар  ел дәвамында футбол, баскетбол, хоккей уйный ала.  Хәзерге вакытта   балалар, аеруча да,  хоккейга зур  өстенлек бирә. Шулай ук фигуралы шууга кызлар һәм малайлар теләп йөри. Алар бик яшьтән  тимераякта шуарга өйрәнәләр, хоккей уйнау серләренә төшенәләр. Алар  тренерларыннан төрле күнекмәләр алуларына бик шат. Мәсәлән, минем улым  тренировкаларның берсен дә калдырырга тырышмый.  Көн саен “Әни, әти, бүген хоккейга барабызмы” дип сорап кына тора. Бала өчен барысын да эшләргә тырышасың. Вакыты да табыла, җае да чыга. Ата-аналар һәм балалар районыбызда  Боз сарае булуына  сөенеп туя алмый.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International