КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

”РАЙОННЫҢ БАРЛЫК БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕНӘ  гадәттән тыш хәлләр турында  хәбәр итү системасы урнаштырылды. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча  республика бюджеты средстволары хисабына тормышка ашырыла. Янгын сигнализацияләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында элек тә бар иде, ә хәзер шунда ук  яңа заманча автомат система урнаштырдылар. Ул эшли башлауга сигнал  кичекмәстән радиоканал буенча “01”гә килә. Әлегә сигнал Питрәч белем бирү учреждениеләреннән Балык Бистәсе районы диспетчерына җибәрелә, чөнки безнең районның янгын сагында тест үтү системасы бара. Киләчәктә аны  Питрәч  кизү тору частена күчерәчәкләр.

БАЛАЛАР, ЯШҮСМЕРЛӘР КОМПЛЕКСЛЫ СПОРТ МӘКТӘБЕНДӘ  ир-атлар командасы арасында  мини-футбол буенча ачык турнир үтте. Төп призны  Казанның “Зилант” командасы отты, 2 нче урында – Иске Шигалидән “Star” командасы, 3 нче урында – Татар Тау Иле командасы. Тиздән  мини-футбол буенча  район беренчелеге башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International