Нефть бәяләре беркадәр арта

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген иртән эталон маркалы нефть бәяләре бераз арткан. Инвесторлар АКШта бораулау җайланмалары кимү турындагы мәгълүматлар һәм  Кытай Үзәк Банкының стимуллаштыру гамәлләре турындагы мәгълүматларны анализлый, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Әйтик, Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары барреле 9 центка (0,19 процент) - 48,08 долларга кадәр арткан. Җомга көнне базар ябылганда фьючерслар  9 центка (0,19 процент) - барреле 47,99 долларга кадәр кимегән иде.

Нью-Йорк товар биржасының электрон сәүдәдә (NYMEX) WTI нефтенә декабрь фьючерслары бәясе 11 центка (0,25 процент) - барреле 44,71 долларга кадәр күтәрелгән. Алдагы сессия нәтиҗәләре буенча контракт 78 центка (1,72 процент) - барреле 44,6 долларга кадәр азайган.

Алдагы атнада Brent 4,9 процентка, WTI 5,6  процентка арзанайды, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Җомга көнне узган атнада АКШта бер нефть бораулау җайланмасы эшләүдән туктау мәгълүм булган. Алдагы 3 атнада бораулау җайланмалары 45 берәмлеккә кимегән. Шул ук вакытта үткән ике атнада илдә нефть запасы 15 млн баррельдән арткан.

Ә Кытай Үзәк банкы җомга көнне кредит һәм депозитлар буенча процент ставкаларын 25 базис пунктына - 4,35тән 1,5 процентка кадәр киметкән. Узган елның ноябреннән алып Кытайда кредит бәясе алтынчы тапкыр төшерелә. Моннан тыш, икътисади үсешкә ярдәм итү максатында, Кытай регуляторы резервлау нормасын йомшарткан һәм барлык банк депозитлары буенча югары ставкалар чиген гамәлдән чыгарган.               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International