2020 елга Татарстан башкаласында парковка зоналары 3 тапкырга артып, Казан Кече боҗрасына кергән территория тулысынча парковкалы булачак. Хәзерге вакытта БМОның “Россия шәһәрләрендә автомобиль транспортыннан парник газлары чыгуны киметү” программасын үстерү (ПР ООН) проекты кысаларында шәһәргә керү юлы уңаендагы муниципаль парковкалар оештыруга техник задание әзерләнде, дип игълан итте бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкала Башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков.
Бу урында алга китеп шуны билгеләп үтик: соңыннан журналистларның бу мәсьәләдә кызыксынуына җавап итеп комитет башлыгы, БМО программасы буенча автотранспорттан атмосферага чыга торган зарарлы газларны киметүгә юнәлтелгән теләсә нинди чараларны гамәлгә ашыру буенча чирканчык узуга Калининград белән Казан грант отты, инде 10 млн сум күләмендә акча бүленгән, ләкин аны алу өчен башкарасы чараларга конкурс үткәрелә, ул декабрьдә булыр дигән өмет бар, диде. Тәҗрибә уңай яктан расланса, ул Россиянең башка шәһәрләрендә дә файдаланылачак.
Мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль парковкалар турында хисап тотып, комитет башлыгы Айдар Абдулхаков түбәндәгеләрне бәян итте.
Мәскәүдән соң Казанда быел язын муниципаль парковкалар проекты урам юллары челтәре буйлап гамәлгә ашырыла, әлегә ул шәһәр үзәгендә генә гамәлдә. 15 октябрь белешмәләре буенча, Казанның муниципаль парковкаларында 1315 урын бар. Алардан 3се - Кави Нәҗми, Профсоюз, Нужин урамнарындагылары 95-100 процент тулы була, калганнары – яртылаш. Хәзерге вакытта ихтыяҗлы булган 3 урамдагы парковканы зурайту күздә тотыла.
Парковкалардан файдаланучылардан “Казанский паркинг” сайтында хәзер 43 мең 475е теркәлгән, аларның 41 меңнән артыгы автотранспортын муниципаль парковкада даими калдыра. Калдырган өчен сәгатенә 50 сум түлисе, беренче бушлай 15 минут эчендә түләп өлгерү шарты бар. Түләмәгән очракта ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.16 нчы маддәсе нигезендә 2,5 мең сум күләмендә штраф салына. Бүгенгә парковкада транспортын калдырган өчен шәһәр бюджетына җыелган акча 8,2 млн сумнан артык булган, автомобильчеләрнең 24 проценты паркоматлар аша акча күчергән, 32 проценты мобиль кушымталар һәм 44 проценты СМС ярдәмендә.
Акча түләмәгән өчен салынган штрафлар 17,22 млн сумга җиткән (барлыгы 6809 карар чыгарылган булган, 873е буенча эш суд приставлары хезмәтенә тапшырылган), шулардан 2,5 млн сумнан артыгы түләттерелгән.
Бу мәсьәләдә мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, түләүле парковкалар безнең өчен акча җыю максатыннан керешкән эш түгел, ә артык күп машиналы шәһәр үзәген беркадәр бушату. Муниципаль парковкалар булдыру мәсьәләсен үз вакытында республика ЮХИДИ идарәсе, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республика һәм шәһәр прокуратуралары, нәтиҗәдә, Татарстан Президенты хуплады, аларга олы рәхмәт, дип белдерде мэр Илсур Метшин. Массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт, алар куелган бурыч-максатлар турында вакытында халыкка дөрес итеп профессианаль рәвештә аңлату эшләре алып барды, нәтиҗәдә, үзәк урамнарда иркенләп үтеп йөреп була, диде шәһәр башлыгы. Шәһәрдә 11 меңләп автомобиль артуын исәпкә алып, бу мәсьәлә белән көн дә шөгыльләнергә кирәклеге аңлашыла, дип, ул системалы комплекслы чараларны камилләштерү заруриятенә басым ясады.