Соңгы 5 елда Казанда юллар өслегенең өчтән береннән артыгы төзекләндерелгән. Быел, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Казанга шул макчсатларга 3 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шушы акчаның 2,1 млрд сумы шәһәр юлларындагы таушалган асфальт-бетон катнашмасын торгызуга, 500 млн сумы ишегалларын төзекләндерүгә, 250 млн сумы бистә юлларының торышын яхшыртуга, 150 млн сумы җәяүле туристлык маршрутлары буенча тротуарларны төзекләндерүгә каралган иде. Нәтиҗә буларак, быел җәйдә 458 объект төзекләндерелде: 220 ишегалды, 260 мең кв. м-дан артык гомуми мәйданда 25 квартал эче юллары. Шул рәвешле, 80 меңнән артык шәһәр халкы башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен тоя алды, дип бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тотты шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Әлеге утырышка рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин бу мәсьәләдә билгеләп үткәнчә, чыннан да, Казанда соңгы 5 елда барлык юл катламының 40% төзекләндерелгән, шушы елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юлларны төзекләндерү эшенә 3 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән – күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга артыграк. Әлеге чаралар ярдәмендә төзекләндерү эшләре барлык юнәлешләр буенча да алып барылган. Шәһәр юллары белән беррәттән, ишегалды территорияләре, тротуарлар, бистә юллары тәртипкә китерелгән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Казан инфраструктур коллапстнан уңышлы гына читләшә бара, дип саный шәһәр башлыгы.
“Бүгенге көндә Казанда шәһәр юлларының өчтән береннән күбрәк өлеше нормаль хәлгә китерелде, ягъни юл катламының һәр өчтән бер квадрат метры төзекләндерелде, - диде И.Метшин. – Әлеге юнәлештә күп эшләр башкарылганын күрәбез, ләкин әле эшлиселәре дә шактый. Киләсе елга эшләрне алдан планлаштыру белән бергә, халык белән элемтәгә кереп, бистә юлларын төзекләндерү буенча аларның фикерләрен ишетергә кирәк”.
Илсур Метшин шәһәр юлларын норматив хәлдә тоту өчен ел саен 6 млрд. сум күләмендә акча кирәклеген искәртте. Бүгенге гади булмаган икътисади шартларда мондый күләмдә финанс чаралары бүленеп бирелү мөмкин түгел, шуңа карамастан, “Халык контроле” рейтингы юлларны төзекләндерү өлкәсендә Казанның шактый алга китүе турында сөйли. Соңгы елларда төзекләндерү-юл хезмәтләренең шәһәр үзәгеннән читкә китеп, бистә территорияләренә игътибар итүләре зур уңыш булып тора, дигән фикердә И.Куляжев. Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте киләсе ел өчен 1 млрд сумга исәпләнгән юл катламын төзекләндерү программасын эшли. “Без, узган еллардагыча, әлеге сумманың яртысы урам-юл челтәренә, 300 миллионы ишегалларын, 200 миллионы бистә юлларын төзекләндерүгә тотылыр дип исәплибез”, – дип планнары белән уртаклашты ул.
Без хәзерге вакытта туристлык маршрутлары буенча юлларны төзекләндерү белән бергә, бистәләрдә дә эш алып барабыз, әлеге эш алга таба да финансланыр һәм юл катламын төзекләндерү программасы киләсе елга да дәвам итәр дип өметләнәбез, диде мэр И.Метшин.
Аерым алганда, хәзерге вакытта төзекләндерү өчен өстенлекле юл объектлары исемлеге төзелә. Узган еллардагыча, “Халык контроле” системасы аша килеп ирешкән халык мөрәҗәгате һәм фикерләр әлеге исемлекне үзгәртә ала, дип искәртә И.Куляжев.