Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы октябрь башына 4 млрд 755 млн сум тәшкил иткән

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә. 

Алексей Фролов 2015 елның 1 октябренә татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 4 млрд 755 млн сум тәшкил итүен белдерде.

Иң зур бурыч Казан (2 млрд 145 млн нан артык), Чаллы (658 млн сумнан артык) шәһәрләрендә, Түбән Кама (330,5 млн сум) һәм Әлмәт (384 млн сум) районнарында. Иң аз әҗәтлеләр Кайбыч районында яши (100 мең сумнан артыграк).

Илдар Халиков район башлыкларын халыкның түләү тәртибенә аерым игътибар бирергә һәм түләүләрнең тулы җыемын тәэмин итәр өчен зур көч куярга чакырды. 

Алексей Фролов 2015 елның 1 октябренә ТКХ предприятиеләренең электр энергиясе өчен бурычы 293,8 млн сум тәшкил итә, дип өстәде. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдар Халиков, шәһәр һәм район җитәкчелекләрен хокук саклау органнары белән бергә күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын төгәл күзәтергә чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International