АКШта нефть запасы алга таба да артуны көтү фонында, икенче сессия рәттән, нефть бәясе төшә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.
Мәскәү вакыты белән 8.30да Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары 26 центка (0,55 процент) - барреле 47,28 долларга кадәр кимегән. Дүшәмбе көнне базар ябылганда фьючерслар бәясе 45 центка (0,94 процент) - барреле 47,54 долларга кадәр төшкән.
Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сәүдәдә WTI нефтенә декабрь фьючерслары әлеге вакытка 47 центка (1,07 процент) - барреле 43,51 долларга кадәр кимегән. Алдагы сессия нәтиҗәсе буенча контракт 62 центка (1,39 процент) - барреле 43,98 долларга кадәр арзанайган.
Әйтергә кирәк, соңгы дүрт атнада АКШта нефть запасы 5 процентка - 477 млн баррельгә кадәр арткан, бу 1930 елдан башлап бу вакыт өчен максимум санала. АКШ Энергетика министрлыгы узган атна запаслары турындагы мәгълүматларны иртәгә бастыра. Экспертлар мәгълүматына караганда, илдә нефть запасы 3,1 млн баррельгә арткан.
Кичә Алжир Венесуэланың ОПЕК дәүләтләре һәм нефть сатучы башка илләрнең башлыклары дәрәҗәсендә нефтькә бәяләрне күтәрү өчен карарлар эшләү максатында, саммит үткәрү турындагы карарын хуплады. ОПЕКның чираттагы утырышы 4 декабрьгә ниятләнгән һәм ул Венада узарга тиеш, дип хәбәр итә "Интерфакс".