Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлауга киләсе елга 5 млрд сум акча салынган

2015 елның 30 октябре, җомга

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлауга киләсе елга 5 млрд сум акча салынган, дип белдергән Россия Тимер юллары беренче вице-президенты Александр Мишарин.

"Әлегә 2016 елга бюджетта 5 млрд сум салынган", - дигән ул.

Искәртеп узабыз: элегрәк Александр Мишарин "Югары тизлекле магистраль"ләргә (Россия тимер юлларының югары тизлекле магистраль проектына кураторлык итүче бүлендек компаниясе) 2015 елда Мәскәү - Казан магистрален проектлаучылар белән исәп-хисап ясау өчен 4 млрд сум да җитә дигән иде. Аның сүзләренчә, финанслау график буенча бара.

Элегрәк Россия тимер юлларында проектлауга заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеген әйткәннәр иде. Мишарин шул вакытта бүгенгә каралган 4 млрд сум проект эшләрен башкаруга җитә, дип ассызыклады.

Югары тизлекле магистральне проектлауга контрактның гомум җәясе өстәмә кыйммәт салымын санамыйча, 20 млрд сум тәшкил итә. 2015 елга 6 млрд сумны бүлеп бирү ниятләнгән, аларның 1 млрд сумын Россия тимер юллары үзенең инвестицион программасы буенча бирергә тиеш, ә калган 5 млрд федераль бюджеттан бүленә.

Мәскәү - Казан магистрален проектлауга конкурста «Нижегородметропроект» ААҖ һәм CREEC (China Railway Eryuan Engineering Group Co. Ltd.) катнашында «Мосгипротранс» ААҖ җитәкчелегендәге Кытай консорциумы җиңү яулады. Проект эшләре 2016 елда тәмамланырга тиеш.    

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International