«КАМАЗ» ноябрьдә гадәти график буенча эшләячәк

2015 елның 30 октябре, җомга
"КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин ноябрьдә тулы булмаган эш атнасын кичектерү турындагы боерык имзалады.
Шулай итеп, "КАМАЗ" ның барлык заводлары һәм бүлекләре ноябрьдә гадәти режимда эшләячәк. Бу компаниянең продукциясенә заказлар арту нәтиҗәсендә мөмкин булган, дип хәбәр итә "КАМАЗ" ҖАҖ матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International