2016 ел бюджетын формалаштырганда кайбер дәүләт программалары туктатылачак яки ябылачак - Илдар Гыйльметдинов

2015 елның 30 октябре, җомга

Кичә ТР Дәүләт Советында 2015 елның октябрь-ноябрендә РФ Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге буенча фикер алыштылар. Сорауларга Россия парламентында Татарстаннан депутат, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов җавап бирде.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, октябрь һәм ноябрь закон чыгару эше буенча актив вакыт. Аның карашынча, бу вакыт эчендә Россия парламенты тарафыннан карала торган закон проектлары мөһим булып тора. Мисал өчен, алар арасында ана капиталын инвалид балалар социаль адаптациясе өчен куллану мөмкинлегенә, опекуннарга, попечительләргә, уллыкка-кызлыкка бала алган гаиләләргә салым түләүләре өчен ярдәмгә кагылышлы документлар бар.

Россия сайлау законнары җыелмасы да мөһим документ белән тулыланды. 20 октябрьдә Дәүләт Думасы федераль парламент сайлауларында бер мандатлы округлар схемасына караган законны раслады. Схема РФ ҮСК эшләнде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак: бер мандатлы округлар сайлаучылар саны буенча билгеләнгән.

Гадәттә, округта теркәлгән сайлаучылар саны 500 мең чамасы кеше тәшкил итә. Сайлаучылар саны шактый аз булган РФ субъектлары шулай ук бер мандатлы округ буларак тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, закон буенча Татарстанда бер мандатлы округларны формалаштыру алымнары үзгәртелде. Бу закон проекты авторларының берсе Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, бу яңалык сайлаучылар тавыш бирүен уңайлы итү өчен кертелгән.

Россия парламентына юнәлдерелгән ТР Дәүләт Советы закон инициативаларына килгәндә, Илдар Гыйльметдинов тыл хезмәтчәннәренә бердәм түләү системасы каралган закон проектына аерым тукталды. Хәзер төбәк Бөек Ватан сугышының бу категория ветераннарына күпме түләүне үзе хәл итә, шуңа күрә аларның күләме шактый аерыла. Аның сүзләренә караганда, РФ Хөкүмәте бу закон проектын хупламый, чөнки зур чыгымнар дигән сүз. Хәзерге тотрыксыз икътисади шартларда Илдар Гыйльметдинов өстәмә чыгымнар алырга ирешергә өметләнә. "Хезмәттәшләр белән бергә социаль гаделлек урнаштыру өчен тырышачакбыз", - дип белдерде ул.

Депутат Дәүләт Думасының 2016 елгы бюджет өстендә эшләвен, дәүләт программалары вазгыятен шәрехләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

"Үзләрен акламаган программалар бар, аларны чынга ашыруга бүлеп бирелгән акчага ихтыяҗ юк. Катгый икътисад режимы шартларында мондый "иркенлеккә" юл куеп булмый, шуңа бюджет формалаштырганда, кайбер программалар тукталычак яки ябылачак", - диде депутат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International